Израил вакыты белән якынча сәгать төнге өчләр тирәсендә Израил Тәһранга һава һөҗүмнәре башлады.
Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү.
АКШ бу чарада катнашмый.
The New York Times газетасы Израил хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, һава һөҗүмнәре Иранның атом програмы һәм шулай ук ерак арага оча торган ракетлар ясау програмнары өчен мөһим корылмаларга ясалган дип хәбәр итә.
Аерым алганда Тәһран, Тәбриз, Кирмәншах, Исфахан һәм Нетенз шәһәрләрендәге корылмаларга һөҗүм ителгән. Нетензда Иранның төп уран баету корылмасы урнашкан.
Тәһранда һәм аның якын тирәсендә кимендә алты хәрби ныгытмага һәм Иран югары хәрби җитәкчелеге яшәгән ике торак комплекска һөҗүм ителгән.
Иран дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, һава һөҗүмнәрендә Ислам инкыйлабы сакчылар корпусы башлыгы генерал Хөсәин Сәлами һәлак булган.
Израил премьер-министры Бинамьин Нетаньяһу видео мөрәҗәгатендә Иранның атом програмын "Израилнең исән калуына турыдан-туры янау" дип атады. Аның сүзләренчә, Нетенздагы уран баету корылмасы һәм Иранның әйдәп баручы атом өлкәсендәге галимнәре һөҗүмнәрнең төп максаты булып тора. Нетаньяһу сүзләренчә, чара "никадәр кирәк шул кадәр дәвам итәчәк".
АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио белдерүенчә, Израил Вашингтонны үз-үзен саклау чарасы булуы турында алдан кисәткән. Һава һөҗүмнәре башланыр алдыннан берничә сәгать элек АКШ президенты Доналд Трамп бу һөҗүм Иранның атом проблемын дипломатик юл белән чишү мөмкинлеген зур ихтимал белән юк итәчәк дип кисәтте.
Израилдә Ираннан җавап һөҗүмнәре ихтималына махсус чаралар игълан ителде.
Израил саклану армиясе хәбәр итүенчә, Иранда берничә атом бомбасы ясарга җитәрлек күләмдә баетылган уран бар һәм аларны берничә көн эчендә җитештереп була.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!