Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилнең Иранга һөҗүме: "Бу төбәктәге зур сугышның башы"


Иран
Иран

Бүген Израил Тәһранга һөҗүм итте. Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү. һөҗүмнәр Тәһран, Тәбриз, Кирмәншах, Исфахан һәм Нетенз шәһәрләрендәге корылмаларга ясалган.

Иранның югары җитәкчесе аятулла Али Хаменеи Иранга һөҗүм өчен Израилне "җитди җавап" көтә дип кисәтте. Иран инде Израил ягына 100гә якын дрон җибәрде.

Якын Көнчыгышның берничә иле, шул исәптән Израил, Иран, Үрдүн һәм Гыйрак үз һава киңлеген япты. Күп кенә һава ширкәтләре Якын Көнчыгыш илләренә очышларны туктатты.

Үзенең соңгы хисабында Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) Иранның югары баетылган уранны җитештерүен кинәт арттыруын хәбәр итте.

АКШ президенты Доналд Трамп Израил һөҗүмнәре башланганчы нибары берничә сәгать алдан гына барлык мәсьәләләне дипломатик юл белән хәл итәргә чакырган иде. Ул Израил премьер-министры Бинамин Нетаньһуны Иран белән сөйләшүләр алып барган вакытта хәлиткеч чаралардан тыелып торырга чакыруын белдерде. Шул ук вакытта Израилнең Иранга һөҗүм ясавы ихтималынлыгын да кисәтте.

Шулай ук Трамп Тәһранга мөрәҗәгать итеп, "Иран атом коралына өметләреннән тулысынча баш тартырга тиеш" дип белдерде.

Иран моннан соң АКШ тәкъдим иткән яңа атом килешүнггәг баш тартты. Югары җитәкче аятулла Али Хаменеи бу тәкъди илнең дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килә дип әйтте. Шулай да ул Иран тарафыннан альтернатива буларак каршы тәкъдим әзерләнүен белдерде.

Иран тышкы эшләр министры Габбас Аракчи 11 июньдә ясаган чыгышында Иранның гражданнар атом програмы кысаларында уран баетуга хокукын саклап калырга тиешлеген ассызыклады. Трамп моны килешүгә кертүгә каршы чыга. Шулай ук Иран тышкы эшләр министрлыгы Фордо шәһәрендә яңа уран баету корылмасы төзелеше турында хәбәр итте.

Израил һөҗүме харитасы
Израил һөҗүме харитасы

Якын Көнчыгышны өйрәнү үзәге мөдире Игорь Семиволос төбәктә килеп туган вазгыятьне шәрехләп, "Настоящее время" сорауларына җавап бирде.


— Якын Көнчыгышта нәрсәләр булып ята?

— Минемчә, без ихтимал төбәктәге зур сугышның башын күрәбез, чөнки мондый нәрсә соңгы егерме елда булганы юк иде. Соңгы зур низаг ул АКШ гаскәрләренең 2003 елда Гыйракка бәреп керүе булды. Аннан соң мондый вакыйгалар булмады. Хәзер инде Израилнең Иранга каршы сугыш башлавы күренә һәм бу низаг тиз генә бетмәячәк.

—Израил премьер-министры Бинамьин Нетаньяһу бу сугыш озак барачак, ди. Бу айларга, елларга сузыла аламы?

— Израил Газзәдә сугыш башлаганда да берничә айда тәмамларлар дип уйладылар, әмма инде бу низаг 600 көннән артык дәвам итә һәм аның ахыры күренми. Яңа сугышны башлау җиңел, әмма аны туктату бик авыр. Хәзергә Израилнең ресурслары җитәрлек, ләкин алар да бетәргә мөмкин. Израилдәге халыкта сугыштан тую хисе инде моңа кадәр дә бар иде.

Башта берничә атна халыкта энтузиазм булыр, чөнки Израил пропагандасы озак еллар дәвамында Иранның атом програмы куркынычы турында сөйләп килде. Ләкин бу хәл көтелмәгән якка үсеш алырга мөмкин һәм бер айдан соң халык бу хәлдән туеп, фикерләре үзгәрә ала.

Хәзерге шартларда бу низаг Нетаньяһу өчен файдалы булып күренә, чөнки ул илдәге эчке проблемнарны вакытлыча оныттыра, җәмгыятьне берләштерә.

— Мондый сугышта җиңүче була аламы?

— Шикле, чөнки хәзер килеп ирешкән мәгълүматның күпчелеге ялган. Кем үлгән, нәрсә шартлаган – бу хакта төгәл белеп булмый. Израил дә, Иран да мәгълүматны үз файдасыннан чыгып бирә. Шуңа күрә бу хәлне бәяләгәндә бик сак булырга кирәк.

— Нетаньяһу сүзләренчә, Иран тугыз атом бомбасына җитәрлек уран туплаган һәм өч елда 10 мең баллистик ракет җитештерергә тели. Бу дөресме?

— Бу Нетаньяһуның 20 ел дәвамында кабатлап килгән фикс идеясы. Израил пропагандасының төп бер өлеше. Доналд Трамп үзе дә: "Иранда атом бомбасы юк", диде. Бу сүз дә җитә.

АКШның атом килешүеннән чыгуыннан соң, Иранның уран баету эшен яңадан башлавына төрле сәбәпләр бар. Әмма аңа кадәр Иранның төп позициясе – атом коралын җитештермәү иде. Ләкин хәзерге бәрелеш киресенчә Иранны бу юнәлешкә этәрергә мөмкин.

— Доналд Трамп: "Мин Иранга һөҗүм булачагын белдем, ләкин АКШ бу һөҗүмдә катнашмады", диде. Бу вакыйгаларда гомумән АКШ роле нинди?

— Күрәсең АКШ 15 июньгә билгеләнгән сөйләшүләрнең дәвам итүенә өметләнә, гәрчә Иран инде бу сөйләшүләрдән баш тартты. Ниндидер сөйләшүләр булачагы турында сигналлар инде юк. Шуңа күрә хәзер АКШның өметле арадашчы була алуы турында әйтеп булмый.

Бәлкем Нетаньяһу Трампны алдалагандыр яки Трамп Израил барыбер һөҗүм итәчәген аңлый торып, Иранны сөйләшүләргә барырга мәҗбүр итәрбез дип уйлыйдыр. Ләкин бу бик шикле.

— Трамп кичә генә: "АКШ һаман да дипломатик чишелеш мөмкинлегенә ышана" дип әйтте. Бу һөҗүмнәр фонында АКШ белән Израил арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрергә мөмкинме?

Израил белән кырыс сөйләшү булачак, ә бәлкем инде булгандыр да. Бу очракта Израилгә билгеле бер басым ясалачак. Әмма Пандора тартмасы инде ачылды һәм хәзер АКШның мөмкинлекләре шактый чикле. Иранның Израилгә ясаячак җавабының нинди булачагы, нинди корылмаларга һөҗүм ясалачагы, кайчан һәм нәрсә кулланылачагы әле безгә билгесез.

— АКШ илчелекләре Якын Көнчыгыш илләрендә дәүләт хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә яшеренү урыны табарга киңәш итте. Димәк, алар Иран җавап кайтарачагын көтә. Элегрәк АКШ гаскәриләре Израилгә очучы ракетларның бер өлешен бәреп төшерә иде. Хәзер Иранның җавабы очрагында АКШ бу процессларда катнашачак дип фаразлап буламы?

Әйе, зур ихтимал белән алар катнашачак, чөнки бу хакта рәсми белдерүләр дә бар, әмма монда тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк, мисал өчен Якын Көнчыгышның берничә иле Израилнең Иранга каршы сугыш башлавына кырыс җавап бирде ди, бу илләр, аеруча Согуд Гарәбстаны Израил һәм АКШ очкычларына алар җирлегендә ракет һәм дроннарны бәреп төшерү өчен үз һава киңлеген бирерме? Бирсәләр, бу Иран тарафыннан ничек бәяләнәчәк?
Бу сугышта катнашу дип саналачакмы? Ул вакытта Согуд Гарәбстаны нефть инфрастуктурасы корылмалары һөҗүм астында калуы ихтимал.

Бу низагның кискенләшүе вазгыятьнең катлаулануына китерергә мөмкин: төбәктә зур сугыш, Иран һәм башка нефть чыгаручы илләрнең икътисади мөмкинлекләрен юк итү, стратегик булган бугазларны ябу, башка корылмаларга да һөҗүмнәр булуы ихтимал.

Израил нинди зур куркыныч китереп чыгаруын аңладымы – билгесез. Бәлки бу Нетаньяһуның эчке сәяси проблемнарын чишү өчен ясалган ашыгыч адымыдыр. Ләкин хәзерге вакытта бу бик куркыныч булып күренә.

Бәйсез аналитик Майкл Горовиц Азатлык Радиосының инглиз редакциясенә әйтүенчә, мондый зур һөҗүм турында АКШ белми кала алмый.

Израил, күрәсең, бу чараны мөстәкыйль башкарган, ләкин минем уйлавымча, барыбер ниндидер белгертү булган. Аннан соң алга таба "координация" булганмы-юкмы билгесез. Монда күп әйбер Израилнең Иран турында китерәчәк дәлилләреннән тора. Израил белдерүенчә, Иран үзенең (атом) коралларын күбәйтү өстендә эшләгән, бу исә аның атом чиген узарга әзерлеген күрсәтә ала.

— Бу хәл Иран белән алып барылган атом сөйләшүләренә ничек тәэсир итә ала? Иранның атом коралына омтылышын арттырмасмы?

Әлеге һөҗүмгә кадәр үк Израилнең Иранның атом програмына каршы һөҗүм ясарга мөмкинлеге турында фаразлар әйтелгән иде. Максат бу програмны какшату һәм шул ук вакытта озак вакытлы килешү турында сөйләшүләр өчен юлны ачык калдыру. Бу стратегиянең идеясы – Иранны элек кабул ителмәс дип санаган шартларга күндерү өчен басым ясау. Мин бу сценарийның чынга ашачагына бик ышанмыйм, әмма бу идея АКШның яки һичьюгы Трампның әлеге һөҗүмне күрмәмешкә салышуына ирешү өчен тәкъдим ителгән булырга мөмкин.

Мондый һөҗүмнән соң сөйләшүләр дәвам итү ихтималлыгы бик аз кебек. Иран тулысы белән көчсезләнеп, дипломатик юлдан башкасы калмаса гына инде. Мин бу ихтималны бөтенләй кире какмас идем, бигрәк тә Израилнең Иранның каршылыгына көрәштә уңышка ирешеү очрагында. Әмма бу Иран өчен зур җиңелү, режим өчен җитди куркыныч булачак.

Хәзерге хәл Иранның мөгаен атом чиген узып, атом коралы ясау мөмкинлеген караячак. Бу очракта яңа һөҗүмнәр булачак. Килешү булмау һәм бүгенге һөҗүм Израил белән Иранның ачык һәм озак вакытлы сугыш хәленә кереп баруын күрсәтә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG